Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлыларның «Татмедиа» басмаларын 451 сәүдә ноктасында сатып алу мөмкинлеге бар

Азнакайлылар «Маяк» газетасын сатып та ала алалар.

Татарстанда яшәүчеләрнең «Татмедиа» бренды астында нәшер ителә торган газета-журналларны 451 сәүдә ноктасында сатып алу мөмкинлеге бар. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен алар Казан метросының алты станциясендә, 130 почта бүлегендә, шулай ук кибетләр, хастаханәләр, шифаханәләр һәм күчмә автолавкаларда тәкъдим ителгән.

«Төп социаль бурыч — безнең газета-журналларны республикада яшәүчеләр өчен мөмкин кадәр үтемле итү. Без һәр кешенең үзен кызыксындыра торган басма продукцияне сатып алу мөмкинлеге булуын телибез. Совет заманында Казанда газета киосклары бик күп иде, әмма вакыт үтү белән аларның саны кимеде. Безнең басмалар өчен махсус урын табу турында карар кабул ителде. Бу Татарстанда яшәүчеләргә безнең басмаларны махсус билгеләнгән мәйданнарда тиз арада табарга мөмкинлек бирә», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиаресурсы 98 шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 10 радиоканалны, интернет челтәрендәге 80 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 2020 елның икенче яртыеллыгында газеталарның гомуми тиражы — 225 мең данә.

«Маяк» газетасы хәзер сатуга да чыкты. Азнакайлылар аны редакциябездән, “Кояш”, “Чтиво”, кече базардан, эчке эшләр бүлеге каршындагы азык-төлек кибетеннән сатып ала алалар.

Шулай ук почта бүлекләрендә, редакциядә һәм альтернатив пунктларда “Маяк” газетасына агымдагы елның 5 аена һәм 765,96 сумнан 2021 елның беренче яртыеллыгына алдан язылырга мөмкин.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев