Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 553 804 кеше ГТО нормативларын тапшырды

Татарстанда ярты миллион – 553 804 кеше «Хезмәт һәм оборонага әзер» («Готов к труду и обороне») комплексы нормативларын тапшырды.

Алардан 82 132 кеше нормативларны алтын значокка тапшырган, 102 696 кеше көмеш билге алган, ә 106 013 кеше – бронзаны.

Бүген республикада ГТО нормаларын тапшыра торган 55 үзәк эшли. Быел Әлмәт, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарында тагын 6 мәйданчык ачарга планлаштырыла. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

ГТО комплексын үстерү өлкәсендә иң көчле ун районга Буа, Чүпрәле, Саба, Алексеевск, Азнакай, Спас, Балтач, Сарман, Апас, Яңа Чишмә муниципаль районнары керә.

Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашырган дүрт елда (2019-2022 елларда) 31 спорт объекты төзелгән һәм төзекләндерелгән. Алар арасында иң зур объектларны – Чаллыда Боз сарае һәм өсте ябулы йөзү бассейны, Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Түбән Камада күнекмәләр үткәрелә торган футбол манежы, Кукмарада спорт залы, Чаллыда ясалма чирәмле һәм йөгерү юллары да булган футбол кыры, Казанда ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм «Тасма» стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юлларын телгә алырга була.

2019 елдан республикадагы авыл мәктәпләрендә 14 спорт залы ремонтланган һәм муниципаль районнарда «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексы нормаларын үтәү өчен 31 мәйданчык булдырылган. 2022 елда Апас һәм Баулы районнарында 2 спорт залы төзекләндерелгән. Республиканың 18 спорт учреждениесенә яңа спорт җиһазы, инвентарь һәм экипировкалар сатып алынган.

Быел Алексеевск районында ясалма бозлы, өсте ябулы каток төзелеше төгәлләнер дип планлаштырыла.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев