Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде

«Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч», — диде Президент.

Киләсе 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуы турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

 

«Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Президент.

Президентыбыз әйтүенчә, Бөтендөнья татар конгрессының төп бурычы — Милләт җыенында кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру.

«Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев