Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шефлары канаты җылысын тоялар (ФОТО)

Өлкәннәр көне менә икенче ел инде элеккеге “Сельхозтехника” берләшмәсе ветераннары өчен зур бәйрәм төсендә уза.

Предприятие таркалгач үзләрен бераз ятим калган кебек хис итсәләр, “СБК-Техносервис” җәмгыяте үз канаты астына алганнан соң, бер табын артында очрашып, хәл-әхвәл белешеп, бергә эшләгән чорларны искә алып, ял итеп кайталар алар.

Быел да нәкъ 1 октябрьдә кафеда җыелдылар. Авыл хуҗалыгы үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткән ветераннарны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тәбрикләде һәм юбилярларга бүләкләр тапшырды.

Кичәне Гүзәл һәм Петр Бойчуклар җылы итеп, җырлары белән бизәп алып бардылар.

– Өлкәннәр көне белән генә чикләнмиләр, Җиңү көнендә, Яңа елга да, юбилейларга да бүләкләр әзерлиләр. Без шефларыбызга бик тә рәхмәтле, – ди “Сельхозтехника”ның соңгы директоры, бүген дә ветераннарын кайгыртып йөрүче Риф Самаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев