Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәгадәт – бәхет дигән сүз

Кеше олагая барган саен, үткәннәрен күңеленнән барлап, узган гомер юлын исенә төшерә. Казанда Әлүсә апа белән очрашкач, әтиемнең абыйсы Сәгадәт абыйга 90 яшь тулган булыр иде дип, хәтер йомгагын тәгәрәтеп, мөһим вакыйгаларны яңартып алдык.

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Казан дәүләт университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Сәгадәт Мөгаллим улы Ибраһимов 1928 елның 25 маенда Азнакай районы Таллы Бүләк авылында дөньяга килгән. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем алган. Берничә ел Мөслим, Лениногрск районнары мәктәпләрендә укытканнан һәм газеталарда эшләгәннән соң, университетка аспирантурага укырга килә һәм гомере буе татар теле кафедрасында мөгаллимлек итә, студентларның остазына әверелә. Татар теленең синтаксис һәм стилистика кебек катлаулы тармакларын укыта, курс һәм диплом эшләрен җиткәли, татар һәм рус телләрендә күп санлы мәкаләләр, монографияләр яза. Ул күп кенә методик кулланмалар, күнегүләр җыентыгы, татар теленең төрле тармакларына караган программалар, мәктәп дәреслекләре, хезмәттәшләренең хезмәтләренә төпле бәяләмә-рецензияләр авторы да.

Сәгадәт абыйның уңыш-казанышларында Әлүсә апаның да өлеше зур. Алар Мөслим авылында мәктәптә танышалар. Зифа буйлы, көләч йөзле география, химия, биология фәннәрен укытучы кыз белән яшь белгеч тормыш коралар. Язмыш җилләре аларны Казанга алып килә. Әлүсә апа гомерен балаларга белем бирүгә багышлады. Ул – РСФСРның атказанган укытучысы. Сәгадәт абый белән Әлүсә апа 54 ел бергә тату гомер кичереп,үзләре кебек зыялы 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерделәр. Лилияләре – Татарстан Республикасының атказанган

мәдәният хезмәткәре, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Наиләләре Казан федераль университетының сирәк китаплар бүлегендә эшли, улары Айдар – архитектор. Кияүләре Эмир Золондинов Казан мәдәният институтында укыта, Росиянең мактаулы кинемотографисты, икенче кияүләре Наил Зарипов – медицина фәннәре кандидаты, Республика клиник хастахәнәсендә хирург. Оныклары да әби-бабасы йөзенә кызыллык китерә торган түгелләр.

Әлүсә апа безгә әниебез кебек. Ул бик тә ягымлы, мәрхәмәтле, киң күңелле, сабыр холыклы. Кайчан гына барып кермә, ишекләре барлык туган-тумачага ачык булыр. 90 яшь димәссең, какча гәүдәсендәге корычтай ныклыкка, җитезлеккә, төгәл акылына, яхшы хәтеренә сокланмый мөмкин түгел.

Сәгадәт абыйның бакыйлыкка күчкәненә 10 ел була. 2008 елда чыккан «Сандугач теле кирәк» дигән соңгы китабын бүләк иткән иде. Бу хезмәте телебезнең сүз байлыгына һәм грамматика серләренә төшенергә ярдәм итә.

Әлүсә апа балалары, оныклары хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә. Бер гасыр үткән дә киткән дип, ул барлык туган-тумачага, Азнакай халкына бик күп сәламнәр әйтеп озатып калды.

Айзәрә Гатиятуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев