Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сезнең яшьлек – Җиңү җырларында...

Хәбәрчебез Гөлгенә Ибраһимова Әгерҗе авылында үткән истәлекле чара турында яза.

“18нче ноябрь көнне авылыбыз мәдәният йорты каршында СВОда һәлак булган егетләребезгә багышланган чара узды. Шәһәребезнең 9нчы мәктәп коллективы әлеге чараның башлап йөрүчесе булды.

Мемориаль комплекс янында бер минутлык тынлык, чәчәкләр салу... Авыр тынлык. Гүя табигать тә килешә алмый, елый. Болытлар берсен берсе этә-төртә каядыр ашыга, кара төскә күмелеп бар дөнья елый кебек тоела. Җил туктамый, ярсый, бәргәләнә. Җиргә кар ятарга ашыкмый. Аңлашылмаган, аңлап бетереп булмаган дөнья, кешелек, табигать... Һәйкәл янында җитди йөзләр. Балалар да аңлый, белә. Киләчәк сезнең ышанычлы кулларда, балалар.

Чара мәдәният йортында дәвам итте. Гимн яңгырап, флаглар урнаштырылгач, сүзне Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Хәсәнов Назыйф Нил улы алды. Батырларча һәлак булган ир-егетләребез турында җылы сүзләр әйтеп, рәхмәтләрен җиткерде.

Егетләрнең әти-әниләре, якыннары да чакырулы иде. Аларның кайгы-хәсрәтен сүз белән генә аңлату кыен, күзләрендә яшь кипми, йөрәкләрендә сагыш басылмый. Уз балаңны югалту ачысыннан да ачы хәсрәт юктыр шул...

Ялга кайтып әлеге чарага килгән егетләребез – Хөснуллин Ленар белән Салахов Айратларның сүзләре кыска, ышанычлы булды: “Җиңү безнең якта булачак – Победа будет за нами!”

Дуслык, Ватан, әти-әни дигән төшенчәләрне зур мәгьнәсе белән тойган чын Ватанпәрвәр ир-егетләребез, зур хөрмәткә лаек авылдашларыбыз алар!

Әниләр сөюе, әниләр догасы, әниләр назы сезне саклап йөртсен! Без сезнең исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.

Мәктәп укучыларының шигырьләрен тын да алмый тыңладык. Җырлары, биюләре уйланырлык, күңелләргә үтеп керерлек итеп оештырылган иде. Рәхмәт 9нчы мәктәп җитәкчелегенә, коллективына, укучыларга.

Ә без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, үз чиратыбызда СВОда катнашкан егетләребезгә багышланган стенд әзерләдек.

“Сезнен яшьлек – Җиңү җырларында” дип исемләдек без әлеге стендны. Биредә аларның кыскача тормыш юллары, фотосүрәтләре, мактаулы исемнәре, медальләре язылды. Әлеге эшне башкаруда ярдәм кулы сузганнарга, шәхсән үземнең исемнән, зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Әлбәттә, иң беренче ир-егетләребезнең әти-әниләренә рәхмәт. Чөнки беренче мәгьлүмат нәкъ менә алардан алынды. Һәр җөмләне төптән уйлап, дөрес итеп язу четерекле эш. Шушы вакытта ярдәмгә Закирова Лилия белән Зиннәтулина Рәмзия алынды. Булмаган вакытларын табып җайлашып эшләнде әлеге эш. Рәхмәт улым Ибрагимов Риязга да. Күмәк көч тау күчерә ди. Безнең бу эшләребез ир-егетләребез, аларны кадерләп-сөеп үстергән әти-әниләре алдында бер тамчы гына. Шулай да, яхшы сүз – җан азыгы, дигән кебек, безнең йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләребез сезне җылытып торса иде.

Әниләр көннәрендә газиз әниләргә иң-иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кабат күз яшьләрегез түгелмәсен, бары сөенеч-шатлык күз яшьләре генә булсын... Амин”.

Гөлгенә Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев