Инде хәбәр ителгәнчә, быелгы сан алу 2021 елның апреленә күчерелде.
Бу юлы сан алуда электрон планшетлар кулланылачак. Аларны 360 мең данә җитештерәчәкләр. 1 килога да җитмәгән бу җиһазлар сан алучы өчен бар яклап уңайлы, тулаем бер программа-аппарат комплексын тәшкил итә. Планшетлардан файдалану хаталар ясауны, мәгълүматлар эшкәртү вакытын һәм сан алуга нәтиҗә ясау срогын сизелерлек киметәчәк. Әлбәттә, чыгымнар ягыннан да бик отышлы.
Нет комментариев