Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Самарага – солдатлар янына

Районыбыз белән шефлык итүче Самарадагы хәрби частьта ант кабул итү тантанасында Азнакай делегациясенең дә катнашуы инде шактый еллар дәвамында матур традиция булып яшәп килә.

Быел да әти-әниләр, районыбыз вәкилләре утырган автобуслар таң беленү белән юлга кузгалды.

Пандемия бу очрашуга да үз кагыйдәләрен кертте: санитария-гигиена таләпләрен үтәп, барысы да битлек, перчаткалардан иде. Солдатларның якыннарын җылы кабул итеп, командирлар биредәге яшәү шартлары белән таныштырды, хәрби тормыш хакында сөйләделәр. Кунаклар, үз чиратында, Азнакай күчтәнәчләрен тапшырды.

–Самарага җыенганда ук зур дулкынлану кичердем, – ди ант кабул иткәндә барлык солдатлар исеменнән чыгыш ясаган Руслан Латыйфуллинның әнисе Луиза ханым. – Улыбыз белән көн дә телефоннан сөйләшеп торсак та, барыбер сагындыра, үзен күрәсе килә. Безгә шушындый истәлекле, матур очрашу оештырган, мөмкинлек тудырган өчен район җитәкчеләренә, хәрби комиссариатка зур рәхмәтлебез. Улларыбыз хакында менә шулай аларның да кайгыртып торуы күңелне тагын да тынычландыра.

Егетләребез бер-бер артлы хәрби ант кабул иткән минутларда әти-әниләре, якыннары карашларында дулкынлану катыш горурлык хисләре чагылды. Исән-имин хезмәт итеп, чын ир-егетләр булып, туган якларга әйләнеп кайтсыннар – һәммәсен биләп алган уртак уйлар иде бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев