Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

​​​​​​​Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

 

Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Әлеге чын мәгънәсендә халык тантанасының асылы аның атамасында ук чагылыш таба. 1612 елда Мәскәүнең илбасарлардан азат ителүе менә инде өч гасырдан артык вакыт эчендә зурлап билгеләп үтелә һәм болгавыр заманның сугыш-фетнәләренә чик кую юлында беренче адым, күпмилләтле халкыбызның берләшү символы булып тора.

Бу бәйрәм гражданлык һәм ватанпәрвәрлек,  камиллеккә омтылу, халкыбызның рухи хәзинәләренә тугрылык кебек һичкайчан әһәмияте җуелмас идеалларны берләштерә, безне Ватаныбыз тарихына һәм мәдәниятенә, аның дини һәм иҗтимагый традицияләренә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Халыклар бердәмлеге көне Россиянең изге рухи җәүһәре – Казан Мәрьям Ана иконасы белән аерылгысыз бәйләнештә: кенәз Дмитрий Пожарский, кулына нәкъ менә шушы иконаны тотып, дошманнан азат ителгән Мәскәүгә аяк баса.

Кабатланмас үзенчәлеккә ия тарихи һәйкәлләрне – Борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу, Казан Богородица монастыренең Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан төзү, Болгар ислам академиясен булдыру – болар барысы да татарстанлыларның бердәмлеге, аларның иминлек һәм дуслык-туганлык принципларына тугрылыгы күрсәткече. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүнең
100 еллыгы уңаеннан уздырылган күпсанлы чаралар шулай ук туган илгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән. Без батырлык үрнәкләрен олы ихтирам белән күңелләрдә саклыйбыз һәм татарстанлыларның үз Ватанына хезмәт итү омтылышы белән ихлас горурланабыз.

Бүгенге катлаулы сәяси вазгыять шартларында милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданнар арасында татулыкны ныгыту аеруча мөһим. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бу юнәлешкә аеруча булышлык итәргә тиеш.

Дәүләт һәм җәмгыятебезнең уртак көче белән туган республикабызның үсеше хакына иң кыю максатларны һәм проектларны тормышка ашырырбыз дип ышанам.

Һәммәгезгә дә күңел күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек телим!

Бәйрәм котлы булсын, кадерле дуслар!

 

Татарстан Республикасы

Президенты                                                                           Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев