Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Җиһангиров: “Азнакай мәшгульлек үзәгенә рәхмәтлемен!”

Мәшгульлек хезмәте үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге дә шушы дәвердә үзенең кешеләргә кирәкле, аларга тормыш авырлыкларында таяныч, үз эшләрен ачуда олы ярдәмче булуын даими дәлилләп килә.

Шәһәребездә туып - үскән, 2 нче урта мәктәпне тәмамлап Казан федераль университетында юридик белгечлеге алган 3 нче төркем инвалид егет Рөстәм Җиһангиров та эшкә урнашуда зур кыенлыклар кичерә. Ярдәм сорап ул мәшгульлек үзәгенә килә. Биредә бу категория кешеләргә аеруча игътибарлылар. 2017 елда үзәк аны “Яшьләр практикасы” программасы буенча районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсенә иҗтимагый эшкә җибәрә. Вазифасына җаваплы караган, тирән белемле, эрудит егетне 3 ай сынап, аны идарәдә даими эшкә алалар.

–Мин мәшгульлек үзәгенә бик рәхмәтле, – ди 26 яшьлек Рөстәм Мөхлис улы. – Аның хезмәткәрләре миңа ышанды, зур ярдәм итте. Идарәдә юрист булып эшлим, норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү, яңа проектлар әзерләү, документлар белән эшләү... – болар барысы да минем вазифада. Хезмәтемне бик яратып башкарам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев