Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәфис Ханнановны һәр азнакайлы белә

Рәфис Ханнанов үзенчәлекле кеше.

Автобуста, кибетләрдә, урамда аның бик еш шигырь укыганын ишетергә туры килә. Ул каләм тотып, нәрсә языйм икән дип озын-озак уйланып утырмый, шунда ук сиңа атап шигырь чыгарып куя. Азнакай, табигать, кешеләр, тормыш турында шигырьләре «Дөньяда яшәү яме» дигән җыентыкта дөнья күргән.

Затлы да син, йомшак та син,

Әй, минем татар телем!

Сөйләшәбез, сайрашабыз,

Бизибез татар илен.

Кай җирләрдә яшәсәң дә,

Яратам сине, халкым,

«Татарым!» - диеп һәрчакта

Йөрәктә дөрли ялкын,

- дип яза ул «Татарым» шигырендә.

Әнә шулай туган теле, халкы өчен янып-көеп яшәүче һәм иҗат итүче кешеләр булганда, телебез, мәдәниятыбыз яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев