Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Походка барган идек...

Май айлары җитсә, күңелле балачак, мәктәп еллары искә төшә.

Табигатькә чыкмаган бала юктыр ул чорда. Без аны поход ди идек. Букчаларга консерва банкалары, ипи, йомырка, чәй, башка тәмлүшкәләр салып, сыйныф җитәкчесе артыннан каз бәбкәләре кебек тезелеп, әрәмәгә, су буена ял итәргә чыгабыз.

Ул чакта учак ягу булмагандырмы, ярамаганмы,  шул алып килгән ризыклар белән сыйланып, төрле уеннар уйнап, күңел ачып, саф һава сулап кайта идек.

Хәзерге заманда мөмкинлекләр зуррак, әллә кайларга сәяхәт кыларга була.

Балалар иҗат үзәгенең туристлык-туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Светлана Галиевадан походка баручыларга берничә киңәш:

Беренчедән, балалар белән кая барасыгызны төгәл ачыклагыз. Походта куначаксызмы, яки ул көндезге сәяхәт кенәме? Табигать кочагында кунарга да каласыз икән, димәк палаткалар, җылы әйберләр дә кирәк булачак. Ял базасына юл тотсагыз, монда инде махсус йортларда урнашырга була.

Икенчедән, туклану мәсьәләсе. Табигатькә чыкканда тиз бозыла торган ризыклар алмагыз. Су буенда ял итәсез икән, балык тотып, уха пешерергә, бәрәңге тәгәрәтергә дә мөмкин, бу балаларда онытылмаслык тәэсирләр калдыра. Ерак юлга чыкканда кафеларда тукланып була.

Безнең Азнакай районы  табигать һәйкәлләренә бай. Чатыр тау, Ык буйларына балалар белән еш походка чыгабыз.  Теләсә-кайда учак ягарга,  кош ояларына тияргә, Кызыл китапка кергән чәчәкләрне (умырзая, ландыш  һ.б.) өзәргә, таныш булмаган үләннәрне тотарга, җимешләрне ашарга ярамый. Һәм инде үз артыгыздан җыештырып китәргә онытмаска кирәк, табигать – ул уртак йортыбыз һәм аны чиста тоту – һәрберебезнең уртак бурычы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев