Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсионерлар белән эшләү сабырлык та, төгәллек тә сорый

Бүген Пенсия фондының район идарәсендә узган елгы эшчәнлеккә хисап тотып, алга яңа бурычлар билгеләделәр. Соңгы елларда коллектив республика рейтингында лидерлыкны кулдан ычкындырмый. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, яшь, энергияле, оештыру сәләте ташып торган Ләйсән Ваһапова үзе дә иң креатив, актив җитәкчеләрнең берсе.

Әлеге җитди сөйләшүдә Татарстан буенча бүлек управляющие урынбасары Наил Сафиуллин, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм идарә белән хезмәттәшлек итүче җирле оешма җитәкчеләре дә катнаштылар.

Коллектив узган елгы бурычларны уңышлы үтәп чыккан. Алар районның иҗтимагый тормышында да зур активлык күрсәтәләр. Пенсионерлар берлегенең район оешмасы да төрле республика, федераль программа-проектларны тормышка ашыруда үз өлешен кертеп килә. Сөйләшүдә боларның барысы хакында да телгә алынды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел коллектив эшчәнлегенә карата бер генә дәгъвә, шикаять тә булмаган. Бу исә хезмәткәрләрнең өлкән яшьтәгеләр белән эшләүдә бик илтифатлы, игътибарлы, сабыр һәм төгәл булулары хакында сөйли.

ФОТОРЕПОРТАЖ>>>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев