Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өстәл уеннары – һәркем өчен

Шушы көннәрдә Актүбә бистәсендә эшләп килүче өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өр-яңа уен бүлмәсе ачылды.

Бүлмәне ачу тантанасында «Барс» спорт мәктәбе җитәкчесе Марсель Сәлимов һәм Актүбә бистәсенең 2 нче урта мәктәбе укучылары катнашты. Алар интернатта яшәүчеләргә уен әсбапларын дөрес итеп куллану күнекмәләрен бирделәр. Быел безнең интернат-йортыбыз грант җиңүчесе булды. Әлеге конкурска без «Өстәл уеннары – һәркем өчен» дигән проект тәкъдим иткән идек. Проектның максаты итеп белгечләребез өлкәннәргә һәм физик кимчелекләре булган кешеләргә тернәкләндерүнең актив формалары өчен шартлар тудыру, аларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга омтылыш формалаштыруны куйдылар. Грант акчасына уен бүлмәсен заманча адаптив спорт уеннары өчен әсбаплар белән җиһазладык. Бу – өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик кулай булган корнхол, боччо, джакколо уеннары. Өстәл теннисы да куелды.
Алда иң яхшы уенчыларны ачыклау өчен күнегү-дәресләр, ярышлар көтә. Ә ел ахырында өстәл уеннары фестивален үткәрергә планлаштырабыз. Киләчәктә дә безнең проект үсеш алыр һәм командабыз Татарстан Республикасының башка интернат-йортлары командалары белән бергә өстәл уеннары буенча ярышларда лаеклы чыгыш ясар дип ышанабыз.
 
Зөһрә Илалетдинова, социаль хезмәт буенча белгеч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев