Азнакайда мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр яши. Моны алар үзләренең игелекле гамәлләре белән даими исбатлап торалар.
“Азфлай” парапланистлар клубы җитәкчесе Данис Мусин очучы Илдар Фәйзуллин белән “Өмет очышы” дигән акция үткәргәннәр.
– Теләге булган кешеләрне самолетта, парапланда очыртып, аннан җыелган акча белән авыру балага ярдәм итәргә булдык. Кызганычка каршы, быел җәй яңгырлы килде, очышлар аз булды. Әлеге акцияне берничә үткәрәбез, – ди Данис Мусин.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында Сафиулиннар гаиләсенә матди ярдәм тапшырылды. 4 айлык балаларының йөрәгенә бер тапкыр опрация ясалган инде, икенче тапкырга табибларның җавабын көтәләр. Марсель Шәйдуллин да гаиләгә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.
.jpg)
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев