Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли проектлар тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән

Соңгы елларда районда барган төзелешләргә, калкып чыккан социаль объектларның күплегенә игътибар итми мөмкин түгел. Аларның күбесе «Бердәм Россия» партиясенең милли проекты нигезендә башкарыла. Азнакайда бу юнәлештә нәрсәләр эшләнүе һәм нинди яңалыклар көтелүе хакында без «Бердәм Россия» партиясенең җирле фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймовтан кызыксындык.

– Милли проектларны тормышка ашыру өчен республикага 2019-2021 елларда 44,6 млрд сум акча юнәлдереләчәк. Монда сәламәтлек саклау, мәгариф объектларын модернизацияләү, юллар төзелеше керә. Ә балалар бакчалары «Демография» дигән аерым программа буенча бара һәм 114 объектны сафка бастыру өчен 8,2 млрд сум каралган. Безнең шәһәребездә дә 220 урынлык яңа, заман таләпләренә туры килә торган балалар бакчасы калкып килә. Ул 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачарга тиеш.

Районыбызда демографик хәлне яхшырту буенча 2019- 2021 елларга исәпләнгән муниципаль программа кабул ителде. Аның нигезендә балалар тууын, актив гомер озынлыгын арттыру, үлем-китемне киметү, саләмәтлекне ныгыту, гаилә институтын үстерү, яшь гаиләләргә каралган төрле социаль программаларны гамәлгә ашыру, аларны торак, хезмәт урыннары белән тәэмин итү буенча максатчан эш алып барыла.

Милли проект шулай ук Тымытык, Җиңү бистәсе, Чалпы мәктәпләренә дә кагыла. Аларда кабинетлар заманча җиһазландырыла.

Азнакай районында милли проект нигезендә шәһәрне әйләнгеч (Мәнәвез бистәсе чатыннан Тукай микрорайоны чатына кадәр) 2,43 чакрым һәм Рус Акташы – Азнакай аралыгында 2,380 чакрым озынлыкта автомобиль юллары ремонтланды.

Шулай ук кварталлардагы, ишек алларындагы юлларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Бу тармакта һәр елны районда 35 млн сумлык эш башкарыла. Ишек алларында заманча балалар уен мәйданчыклары, спорт мәйданчыклары урнаштырыла.

Республикада социаль программаларны бу кадәр күләмдә тормышка ашырган чорны хәтерләмим. Милли проектлар 2024 елга кадәр исәпләнгән һәм киләсе елдан аларның суммасы артачак. РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев халык теләген исәпкә алып, эшләр исемлеген тагын да киңәйтергә мөмкин, диде. Шуңа күрә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге республикада милли проектларның тормышка ашырылуын күзәтүгә алды һәм моңа халыкны да җәлеп итте. Муниципаль районнарда бу эшне шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе алып бара, объектларга чыгулар оештырыла. Без күзәтүдә азнакайлыларны да актив катнашырга чакырабыз, чөнки мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, спорт корылмаларыннан безгә кулланасы. Төзелеш вакытында, сыйфатлы итеп башкарыламы – бу хакта объектлардан фотосурәтләрне Фотоконтроль акциясен оештыручыларга np.photomat@yandex.ru электрон почтага юлларга мөмкин. Алга таба фото VMESTE.TATAR интернет-порталына куелачак һәм һәркем аның белән таныша, һәр муниципаль райондагы милли проектлар турында мәгълүмат ала алачак.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, шул чагында тормышыбыз да алга барыр, яшәү шартларыбыз яхшырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев