Милли проектлар тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән
Соңгы елларда районда барган төзелешләргә, калкып чыккан социаль объектларның күплегенә игътибар итми мөмкин түгел. Аларның күбесе «Бердәм Россия» партиясенең милли проекты нигезендә башкарыла. Азнакайда бу юнәлештә нәрсәләр эшләнүе һәм нинди яңалыклар көтелүе хакында без «Бердәм Россия» партиясенең җирле фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймовтан кызыксындык.