Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк”ка языл да, санаториегә юллама от!

Сер түгел, IT-ресурслар кәгазь форматындагы вакытлы матбугатны көннән-көн кысрыклый бара.

Моның кыенлыкларын үз мисалыбызда да тоябыз: район газетасына язылу елдан-ел кими бара. Әлбәттә, мәгълүмати киңлекләрдә үз урыныбызны югалтмау, азнакайлылар районда 90 ел дәвамында чыгып килүче бердәнбер газетадан мәхрүм калмасын өчен редакция барысын да эшләргә тырыша, газетабызны саклап калуның төрле юлларын эзли. Язылу кампаниясе чорында әбүнәчеләребез өчен һәртөрле акцияләр оештырабыз, ташламалар ясыйбыз, бәйгеләр игълан итәбез. Мондый акцияләр вакытында язылу бәясенең шактый киметелүен аннан файдаланып калучылар яхшы белә.

“Маяк”ка киләсе яртыеллакка язылу тәмамланырга санаулы гына көннәр калганда, тагын бер –“Якыныңа“Маяк” бүләк ит!” акциясе игълан итәбез. 28 июнь – җомга көнне, 17:00 сәгатьтә шәһәребезнең Татарстан мәйданында узачак киң колачлы бәйрәм – Әбүнәче көнендә әти-әниләрегезгә, якыннарыгызга, ярдәмгә мохтаҗларга, аз керемле гаиләләргә, кыскасы, үзегез теләгән кешегә бүләк ясап, яки үзегез өчен язылып, “Азнакай” санаториесенә юллама ота аласыз. Бу көнне газетабызга язылучыларны тагын башка төрле бүләкләр дә көтә–хәтта үрдәкләргә кадәр булачак, ә алты ай дәвамында язылучылар арасында көнкүреш товарлары уйнатылачак. Барыгызны да бәйрәмебезгә көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев