Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" яшь журналистларны Яңа ел белән котлады!

"Юнкор" - түгәрәк исеме генә түгел, ул - Азнакай балалары һәм яшүсмерләр иҗат иткән газета да булып санала.

Биредә, "Маяк" газетасы редакциясендә узган дәресләрдә укучылар төрле журналист жанрларында текст төзергә, мәгълүмат эзләргә һәм җыярга өйрәнәләр, нәшрият проектларын булдыруда катнашалар, компьютер версткасы, бүгенге ММЧның заманча юнәлешләре һәм формалары белән танышалар. Һәм бу бик мөһим, шулай итеп кечкенә редакция командасы формалаша. Традиция буенча, ел ахырында "Маяк" бу тату, балалар командасын җыйды.

Баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов Рәхмәт хатлары тапшырды, шулай итеп ул балалар иҗатының иң яхшы үрнәкләрен билгеләп үтте, актив тормыш позициясе, газета һәм социаль челтәрләр өчен материаллар әзерләүдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

2021 ел ахырына якынлашты, әмма яшь корреспондентларның эше дәвам итә. Алда – яңа башлангычлар,  без алардан яңа иҗади эшләр көтәбез һәм сезгә, егетләр һәм кызлар, уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев