“Маяк” музеенда – Җиңү бистәсеннән кунаклар (ФОТО)
ҖӘМГЫЯТЬ

 “Маяк” музеенда – Җиңү бистәсеннән кунаклар (ФОТО)

Редакциябез музееның кунакларсыз торганы юк.

Җомга көнне районыбызның Җиңү бистәсеннән бер төркем укучылар килеп, үзләреннән соң бик матур тәэсирләр калдырып киттеләр.

 Аларны бар нәрсә кызыксындырды: “Маяк”ның тарихи үткәне дә, төрле чорларда эшләгән баш мөхәррирләр, журналистлар, истәлекле вакыйгалар...

 –Үзебез өчен бик күпне ачтык, – дип күңелләре булып таралыштылар.

Сезне дә көтәбез! Килегез, аралашып яшик, күрешеп торыйк!


Нет комментариев