Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" газетасы журналистлары Яңа 2022 елдан ни көтә? 

Озак та калмады, тиздән Үгез елын Юлбарыс алыштырачак.

Шул исәптән, төрле елларда Юлбарыс елында туган журналистларыбыз белән сөйләшеп, аларның бу елга нинди өметләр баглавын сораштык. 

Лиза Нурлыева (Нур) Маяк" газетасы журналисты: «Бу җанвар төрле тасмалы булса да, безнең яшәештә аның бары тик ачык төсмерләре генә хакимлек итсен иде.» 

-Һәр көн, һәр ел Ходай бирмеше дигән төшенчә буенча яшәгән кеше буларак, аларның көнчыгышча җәнлекләр бүленешенә тулаем алганда скептик карашта булсам да, Юлбарыс елына берничек тә битараф кала алмыйм, чөнки улым да, үзем дә шул елда туганбыз. Башка барлык кешеләр кебек үк аннан бары тик яхшылыклар гына көтәм. Барыбыз да исән-сау булыйк. Бу җанвар төрле тасмалы булса да, безнең яшәештә аның бары тик ачык төсмерләре генә хакимлек итсен иде. Матур, изге хыял-теләкләр һичшиксез тормышка ашар, дип өметләнәм. Галәм-көчле, галәм-могҗиза. Яратып, яратылып яшик. Тормышыбызның мәгънәсе шунда.

Резеда Шәрипова, журналист, язучы: " Башлаган эшне, телне аркылы тешләп булса да, төгәлләмичә туктамыйм!"

-Мин Юлбарыс елында Укчы йолдызлыгы астында туганмын. Үземнең холкым йолдызнамәмә бик тә туры килә. Юлбарыс елында туганнар кыю, үз-үзләренә ышанычлары нык, туры сүзле, дөреслек, ирек яратучылар, кайчагында ярсып китүчән диелгән. Укчы йолдызлыгы астында туганнар кебек, мин дә тик утыра алмыйм, нидер эшләргә, майтарырга, һич югы нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Башлаган эшне, телне аркылы тешләп булса да, төгәлләмичә туктамыйм. Кешеләр белән аралашырга, вакыйгалар эчендә кайнарга яратам. Ялганны җенем сөйми. Укчының тискәре сыйфатлары да хас миңа. Шуларның берсе – туры сүзле булу. Бу һәрчакта да файдага түгел. Гомүмән, туры әйткән – туганына ярамаган диләр бит. Кемнеңдер ялгыш күңелен калдырган булсам, гафу үтенәм.
Юлбарыс елы тормышларыбызга иминлек, тәннәребезгә сихәтлек, күңелләребезгә рухи яңарыш алып килсен иде.

Гүзәл Мөбәрәкшина, реклама бүлеге хезмәткәре: "Йоннарын кирегә сыпырсаң, шундук кызып китә."

–Мин  Юлбарыс елында туганмын. Шуңа күрә юлбарыс белән охшашлык аеруча сизелә. Юлбарыс ул – горур, затлы, беркемгә дә буйсынмый, ирекне ярата торган хайван. Аны башыннан гына сыйпарга кирәк. Йоннарын кирегә сыпырсаң, шундук кызып китә. Шул сыйфатлар миндә дә бар дип уйлыйм. Юлбарыс гаиләсе, балалары өчен ботарлап ташларга мөмкин. Астрологлар фикеренчә, шул елда туучылар гаилә җанлы була. Моны да үземә туры килә дип саныйм.
Яңа елдан һәрбер кеше кебек һәрвакыт яхшы хәбәрләр көтәм. Ул могҗизалар, шатлык-сөенечләр, бәхет, сәламәтлек белән тулы булсын. Йолдызнамә буенча нинди ел килсә дә, хәере белән килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев