Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Май чабу бәйрәме дуслаштырды

Җиргә яз иңә. Аның беренче җылы нурлары матур бәйрәм – Май чабу белән бергә килеп җитте.

Инде олысы-кечесенең рәхәтләнеп бер очрашу, хәл белешү гадәтенә әверелгән бу бәйрәмне районның иҗтимагый советы, инвалидлар җәмгыяте, волонтерларыбыз физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырды.

Табигать кочагын хозурланып кинәнде ул көнне балалар, аларның әти-әниләре.

–Сезнең белән менә бергәләп быел да язны каршылыйбыз. Җәйләребез дә матур булып, уңышлары белән килсен. Барыбыз да исән-имин булыйк. Сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге телим! – диде бәйрәмне ачып район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин.

Үзешчәннәребезнең җыр-моңнары астында кунаклар рәхәтләнеп күңел ачты, учакта пешкән аш, коймак белән сыйландылар. Бәйрәм кунаклары үзләренә яңа дуслар табып, матур тәэсирләр алып, чиксез рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев