Җәйнең иң матур кичләрендә шәһәрдә генә түгел авылларда да урам бәйрәмнәре гөрли.
Карамалы авылының Профсоюз урамында узган бәйрәм исә күпләр көнләшерлек итеп оештырылган иде.
- Бәйрәм хөрмәтле авылдашларыбыз Мәүлетовларның капка алдында уздырылды. Үтенечебезне кире какмыйча, алар үзләренең матур капка төбенә кунаклар җыйдылар.
Авылыбызның яше-карты мул күчтәнәчләр алып бәйрәмгә агылды. Уеннар җыр-моң, биюләр белән уралып барды. Нәфисә Ситдикованың бар күңелен салып пешергән бәлеше, Хәлил Мәүлетовның гөрләп торган самовар чәе – бәйрәм табынының бизәге булды, - ди авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Нет комментариев