Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Изге айда игелекле эшләр кылыйк!

Иртәгә Азнакайда республиканың эстрада йолдызлары катнашында зур хәйрия концерты уздырыла

Районыбызның хатын-кызлар советы, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы 1 июнь – Балаларны Халыкара яклау көнендә, Татарстанның һәм үзебезнең районның яшь эстрада йолдызлары – Айгөл Бариева, Булат Закиров, Альбина Кармышева, Булат Җиһаншин, Нияз Сафиуллин, Алсугөл, Хәмит Мәткәримов, саксофонда уйнаучы Андрей Кошкин, Рүзилә Исламова, Илназ Динмөхәммәтов, Ләйсән Вахитова, Алмаз Гаязов, Ленара Баһаветдинова, Дориана һәм актив яшьләребез, блогерларыбыз катнашында шәһәрнең Татарстан мәйданында хәйрия концерты оештыра. Анда балаларны да кызыклы тамашалар, аттракционнар көтә, ярминкә дә эшлиячәк. Хәйрия концертында “Мин балаларга булышам” акциясе старт алып, анда җыелган иганә акчасы җитди авырулы, физик мөмкинлеге чикле 7, 14 яшьлек 3 балага дәвалану, тернәкләнү үтү өчен тапшырылачак. Изге айда изге гамәл кылырга ашыгыйк, хөрмәтле райондашларыбыз! Сезнең барыгызны да 1 июнь көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында хәйрия концертына көтеп калабыз!  Реклама 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев