Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инспектор азнакайлыларга авариягә эләкмәс өчен ни эшләргә кирәклеген аңлатты

Табигатьнең шаяруларына күнегеп беттек бит инде без. "Кичә генә җәй иде, бүген инде кыш булган", диярсең. Кичтән әле кар бөртекләре сирәк-мирәк кенә очса, иртән торуыбызга бөтен җир йөзен ап-ак калын кар юрганы каплап та куйган иде. Кешеләр беренче кар яуган көндә үк кыш уртасындагы кебек кар өемнәрен көри башладылар. Ап-ак...

Табигатьнең шаяруларына күнегеп беттек бит инде без. "Кичә генә җәй иде, бүген инде кыш булган", диярсең. Кичтән әле кар бөртекләре сирәк-мирәк кенә очса, иртән торуыбызга бөтен җир йөзен ап-ак калын кар юрганы каплап та куйган иде.
Кешеләр беренче кар яуган көндә үк кыш уртасындагы кебек кар өемнәрен көри башладылар. Ап-ак кар бөртекләре күңелдә аклык, сөенеч уятса да, кайберәүләр өчен ачы кайгы-хәсрәткә дә әйләнергә өлгерде. Кинәт килгән буранлы кыш юлда йөрүчеләргә аеруча зур авырлыклар тудырды. Җәй көннәре кебек коры көннәр торгангамы, күпләр әле кышкы тәгәрмәчләрен дә алыштырырга өлгермәгәннәр иде.
30 октябрьдә районыбыз юлларында - 4, 31 ендә 11 автоһәлакәт булган. Ике көндә генә дә15 авария!
Ноябрь аеның беренче иртәсендә Азнакай шәһәрендә янә ике машина бәрелешә.
Менә аларның берничәсе: якшәмбе көнне Актүбә бистәсендә борылышка сыеша алмыйча, бер машина басып торган җәяүлене бәрдерә. Соңгысы зыян күреп, сырхауханәгә озатыла. Шулкадәр дә битараф булырга кирәк бит: рульдә булган машина йөртүче хатын-кызның правасы да, страховкасы да юк. Азнакай - Тымытык юлында Сәпәй авылы янында машина йөртүче ханым, идарә итү мөмкинлеген югалтып, шиплары булуга да карамастан, кюветка төшеп китә. Пассажир бабайны сырхауханәгә алып китәләр.
Авариягә эләкмәс өчен ни эшләргә соң? Район ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаковка әнә шул сорауны бирдек.
- Иң беренчесе тизлекне киметергә, кискен хәрәкәтләр ясамаска, машинаны кышкы чорга әзерләргә, тормоз режимын сакларга киңәш ителә, - диде ул. - Ә иң әһәмиятлесе -тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырырга кирәк. Алда әйтеп киткән аварияләрнең күпчелеге әнә шул сәбәпле булган. Әмма иң әһәмиятлесе: үзеңне һәм юлда йөрүчеләрне бәла-казадан сакларга кирәклеге турында онытмасак иде. Бу юлда йөрүче җәяүлеләргә дә кагыла. Шәһәр читендәге юлларда, бигрәк тә менә шундый буранлы, караңгы көннәрдә киемдә махсус яктырткыч тамга-тасмалар булырга тиеш. Бу кагыйдәләр бозылганда, махсус штраф та каралган. Ә яктырткычларны китап кибете, почта бүлекчәләреннән сатып алырга була икән.
- Буран, бозлавык, юлда йөрүе бик авыр, - ди машина йөртүче Ришат Талипов. - Иң куркытканы - җәяүлеләр. Алар тиешле урыннардан гына түгел, теләсә-каян киләләр дә чыгалар. Бераз гына карап йөрсеннәр иде инде. Мондый көндә юлда болай да берни күренми, җитмәсә алар каршыга чыга.
Узган ел кар октябрь башларыннан ук яткан иде. Быел "калайчы" көне бик иртәләмәде. Тәгәрмәчләрне алыштырырга да, бозлавыкта таймый торган уңайлы аяк киемнәрен әзерләп куярга да вакыт булды, җәмәгать. Үзебезнең иминлегебез күп очракта үзебезгә бәйле икәнлеген онытмыйк. Сак һәм игътибарлы булыйк!
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инспектор азнакайлыларга авариягә эләкмәс өчен ни эшләргә кирәклеген аңлатты