Яңа Юл бистәсенә Нәүрүз килде
Нәүрүз бәйрәме - көн белән төн тигезләшкән вакытта, язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан үткәрелә торган матур бер йола ул.
Яңа Юл микрорайонында күпфункцияле үзәк коллективы оештырган бәйрәмгә биредә яшәүче өлкәннәр генә түгел, «Әллүки» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да кунак булып килгәннәр иде.
Бәйрәм җыр-моңга, дәртле биюләргә, кызыклы уеннарга бай булды.
Карга боткасы, коймак белән чәй дә һәркемнең күңеленә хуш килде, яз рухы өстәде.
«Яз безгә күӊел күтәренкелеге, иминлек, уӊышлар, муллык алып килсен. Барчабызга хәерле гомерләр язсын», - дип изге теләкләрен җиткерде 9 нчы ТОС рәисе Риф Самаров та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев