Биредә әниләргә хөрмәт зурдан.
Бәйрәм уңаеннан биләмә башлыгы Назыйф Хәсәновның котлау хатларын биләмә авылларында яшәүче һәр әни алды.
-Ана көне уңаеннан Ана һәйкәле янында тантана узды, -дип хәбәр итә безгә мәдәният йорты директоры Гөлнара Гадрәкыйпова. - Назыйф Нил улы һәм ветераннар советы рәисе Альбина ханым Сафиуллинаның чыгышларын тыңлаганда һәркем үз әнисен уйлап, күңеленнән аңа чиксез рәхмәтләрен укыгандыр. Рәсимә Бикмөхәммәтованың шигырь юллары күз яшьләренә уратты.
Нет комментариев