Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаиләне аерылышудан ничек саклап калырга?

Гаиләләрне тагын да ныклы, бердәм итүнең нинди юллары бар?

Аерылышуларны мөмкин кадәр киметү өчен нинди чаралар күрергә? Бу нәүбәттән дөньяви тәҗрибә ниләр чагылдыра? Районыбызның хатын-кызлар советы чираттагы утырышында әнә шул сорауларга җаваплар эзләде.  Аны совет җитәкчесе Эльвира Галиева алып барды. Аерылышулар мәсьәләсендә өлкән сыйныф укучылары белән үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән дә таныштылар. Әйтергә кирәк, арада бик кызыклы фикерләр бар. Егет-кызларның берәүләре аерылышучыларга зур күләмдә салым кертү, икенчеләре бар мөлкәтләрен дәүләт файдасына алырга кирәк, өченчеләре балалары балигъ булганчыга кадәр аерылышырга рөхсәт бирелмәсен, дүртенчеләре парлар никадәр озаграк яшәсә, аларны шулкадәр күләмдә матди бүләкләргә, кайберәүләр хәтта аерылышканнарга кабаттан гаилә корырга рөхсәт итмәскә  дип тә саный. Соңгысы бигрәк тә катгый куя, шулай бит, ә сез нинди фикердә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев