Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электр тапшыру линияләре һәм башка энергия объектлары янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!

Хөрмәтле республика халкы!

Югары температура вакытында янгын чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, энергетиклар ТР халкын урманнарда, кырларда һәм җирлек территорияләрендә, бигрәк тә электр тапшыру линияләре һәм башка энергия объектлары янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди. Учаклар тергезү һәм коры үлән яндыру тыела. Коры үләнгә ташланган шырпы яки тәмәке төпчекләре янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин, бу, үз чиратында, электр җиһазларына зыян китерергә мөмкин.

Электр тапшыруның һава линияләре үзләре янгын чыганагы булырга мөмкин, чөнки үткәргечләр өзелергә һәм терәк  аша җирдә кыска вакытлы көчәнеш барлыкка килергә мөмкин (аның билгеләре-терәк тирәсендәге туфрактан дым чыгу, баганаларда һәм грунт терәкләренә электр дугалары  барлыкка килү, изоляторларга зыян килү, чыбыкның терәккә тиеп торуы).

Әгәр сез җирдә өзелгән яки яткан электр чыбыгын, зыян күргән терәкне, шулай ук һава линияләре яки трансформатор подстанциясе янында януны күрсәгез, бу хакта 8-800-2000-878 телефоны буенча «Челтәр компаниясе» АҖ бердәм контакт-үзәгенә яки гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә яисә җирле хакимият органнарына хәбәр итегез. Элемтә өчен телефоннар шулай ук терәкләрдә дә, трансформатор подстанцияләре ишекләрендә дә бар. Исегездә тотыгыз, һава линияләренең өзелгән үткәргечләренә 8 метрдан кимрәк арага якын килү  куркыныч!

Электр җайланмалары һәм янгын куркынычсызлыгы янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез! Үзегезне саклагыз!

Шулай ук исегезгә төшерәбез, «Челтәр компаниясе» АҖ эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүматны 8-800-2000-878 телефоын аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып ала аласыз.

Әлмәт электр челтәрләре администрациясе

Реклама хокукларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев