Азнакайлылар ялларын файдалы итеп уздыра. Күпләр гаиләләре белән чаңгы юлына яки шугалакка чыга.
Матур фотолар белән укучыларыбыз социаль челтәрләрдә бүлешәләр.
– Бу якшәмбедә чаңгы базасына беренчеләрдән булып килгән идек, урман ешкынлыгында ике кыр кәҗәсен күрү бик кызыклы булды, – дип сөйләде безгә укучыбыз.
Матурлык янәшәбездә генә, аны күреп, кадерен белергә, сакларга гына кирәк, дуслар! Сез дә шундый кызыклы фотоларыгызны җибәрегез, бергәләп сокланыйк!
Рәмзия Шәйхуллина фотолары
Нет комментариев