Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әбиләр чуагы

Шау чәчәкле, җәйге эссе көннәрдән соң ел фасылында көз айлары башлана.

Ул безне, үзенең күңелләргә хуш килә торган Әбиләр чуагы чоры белән куандыра. Иртәсен-кичен салкынайтса да, көндезләрен әле юка кием белән йөрерлек матур көннәре белән үзенчәлекле ул. Бу чорда табигать тынычланып кала. Кайбер елларда ул бик озаклап та дәвам итә. Кая карама, биткә-кулга сарылып пәрәвезләр оча. Төркем-төркем булып тезелешеп, безнең белән саубуллашкандай каңгылдашып, җылы якка очып китүче кошлар тавышы гына күңелләрдә бераз моңсулык уята. Басу-кырлардан инде икмәкләр җыеп алынган, киләсе ел уңышына диеп чәчелгән көзге культуралар тигез уҗым булып тишелеп чыккан. Көзге байлык, көзге муллык чоры бу. Бакча эшләре дә төгәлләнеп килә.

Шушы чорның бөтен матурлыгын тоеп калыйм дисәң, көзге урманга юл тотарга кирәк. Анда нинди генә яфрак юк: сары, кызыл, көрән, арада әле үзенең җәйге матурлыгын җуярга өлгермәгән яшелләре дә бар. Тирә-якта искитмәле тынлык. Җиргә өзелеп төшкән яфрак тавышы да аермачык ишетелеп тора. Сирәк кенә песнәкләр чыркылдавыннан һәм аларга җавап биргән кебек тукран тукылдавыннан гайре бер тавыш ишетелми. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер болыт әсәре дә юк. Әле коелып бетәргә өлгермәгән агач яфраклары арасыннан күзләрне камаштырып кояш елмая. Ул үзенең җылы нурлары белән безне иркәли, назлый. Әче булсалар да, витаминнарга бай балан, миләш агачының кып-кызыл тәлгәшлләре үзенә тартып тора. Гөлҗимешләр дә кызарырга өлгергән. Көзге беренче кыраулардан соң аларның иң шифалы вакыты.

Юкка гына бу чорны алтыннарга тиңләп, алтын көз димиләрдер.

Роза Галиәхмәтова, Урманай авыл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев