Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Барлык мәгълүматлар – бер урында

Сан алуда кулланылган планшетларда туплаган мәгълүматлар сакланган каналлар аша бердәм системада тупланачак.

Моның өчен махсус BI-платформалар төзелә. Җыелган, эшкәртелгән мәгълүматларны шулай бер урында саклау Росстатның төрле яклы санлы статистикага алган курсының дәвамы булып тора. Бу исә белгечләргә реаль режимдагы сан алуның барлык вак-төяк детальләре белән берлектә әзерлеген, барышын, йомгагын күзәтеп тору мөмкинлеге бирә. Уңайлы булсынга барлык мәгълүмат 3 модульгә бүленә. Беренчесендә – адреслар исемлеге, сан алучыларны җыю, өйрәтү, участоклар өчен бина билгеләү, җиһазлар булдыру. Икенче модуль халык турында белешмәләр җыюны контрольдә тотуда мөһим инструмент. Ә инде өченче модуль тупланган мәгълүматларны эшкәртү һәм анализлау процессын кузаллау өчен кирәк. Шул рәвешле, илебез, төбәкләр, шәһәрләр, торак пунктлар турында тулаем статистик мәгълуматлар дәүләт органнарына гына түгел, ә илебездә яшәүче һәркем өчен ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев