Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь робототехниклары «Робот-2016» ярышларында катнашты

Редакциябездә кунакта Азнакай Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Динарис Вәлиев һәм аның легороботлар түгәрәгенә йөрүчеләр булып китте. Алар 29 октябрьдә Чаллыда узган «Робот-2016» ярышларыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. - Junior Skills республика ярышларына һәм техник олимпиадага әзерлек максатларында, балалар үз мөмкинлекләрен сынап карасыннар дип катнаштык. Безнең төрдә генә...

Редакциябездә кунакта Азнакай Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Динарис Вәлиев һәм аның легороботлар түгәрәгенә йөрүчеләр булып китте.

Алар 29 октябрьдә Чаллыда узган «Робот-2016» ярышларыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

- Junior Skills республика ярышларына һәм техник олимпиадага әзерлек максатларында, балалар үз мөмкинлекләрен сынап карасыннар дип катнаштык. Безнең төрдә генә дә 34 команда көч сынашты. Гомумзачетта җиденче урынны алдык, бу яхшы күрсәткеч, - ди Динарис Вәлиев.

Легороботлар түгәрәге техник иҗатны яклауга грант откан Азнакай 2 нче урта мәктәбе базасында эшли. Анда башка мәктәпләрдән дә - барлыгы 30 укучы шөгыльләнә. Аларның эшләрен район күләмендә үткәрелә торган "Яшь гений" конкурсында да күререгә мөмкин.

- Түгәрәккә икенче елымны йөрим. Дәрестән соң вакытыбыз файдалы уза. Легороботлар җыю фантазияне баета, программалар төзергә өйрәтә, - ди 3 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Камил Хәсәншин.

Ул бирегә дусты Дамир Ганиевны да алып килгән.

Марат Хәсәншин улының файдалы шөгыль табуына шат.

- Безнең киләчәк роботлар, компьютер программалары белән бәйле. Бүген инде заводларда күп функцияләрне роботлар башкара. Һөнәр сайлаганда да түгәрәккә йөрүчеләргә җайлы булачак. Ай-ти белгечләргә юл менә шуннан башлана, - ди ул.

Резеда ШӘРИПОВА

Тулырак мәкаләне газетабызның киләсе санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь робототехниклары «Робот2016» ярышларында катнашты