Азнакай 1 нче урта мәктәбе коллективы шәһәренең Сабантуй мәйданы янындагы чишмә буенда өмә үткәрде.
Юлы уңайлы булгач, бирегә ял итәргә килүчеләр күп. Быел җитмәсә көзе дә коры һәм җылы килде.
«Ял итүчеләр үз артларыннан җыештырып та китсеннәр иде. Чүп өемендә утыру рәхәт микәни! Айга бер мәртәбә монда өмә үткәрәбез, килгән сен шушындый хәл. Чишмә – ул изге урын, – ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Дишина.
Нет комментариев