Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның пенсия фонды идарәсендә креатив, позитивлар гына эшли

Бу көннәрдә Татарстанның Пенсия фонды үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте.

Һәр кешенең дөньяга килүеннән алып, бакыйлыкка күчкәнче яшәешен тәэмин итеп торган фондның район идарәсе дә катлаулы чорда оешып, бүгенге көндә дә эшчәнлеген югары дәрәҗәдә башкарып килә.

Хәзерге вакытта фондтан җирлегебезнең 20 меңнән артык кешесе пенсия һәм 4 меңнән артык азнакайлы төрле социаль түләүләр ала. Районда 5 меңнән артык әнигә сертификатлар тапшырылды. 67 меңнән артык кеше мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнашып килә. Идарә белгечләре 800 ләп, шул исәптән 12 меңнән артык хезмәткәрләр турында тиешле белешмәләр тапшырып торган эш бирүче- иминиятче белән тыгыз эшчәнлек алып баралар.

Бер йодрыкка тупланган, тату, бердәм, креатив, позитив, иҗтимагый тормышта да актив коллектив белән җитәкчелек иткән Ләйсән Ваһапова белемле, тырыш, җаваплы хезмәткәрләре белән тирәнтен горурлануын белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев