Татарстанда ”Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проекты нигезендә җәмәгатьчелек территорияләре өчен онлайн тавыш бирү бара.
Анда Азнакай шәһәренең Кара Елга буе һәм 3 ишек алды катнаша. Азнакайлылар Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша 30 майга кадәр тавышларын бирә алалар. Агымдагы елда республикабызда әлеге проект нигезендә 57 парк һәм сквер төзекләндереләчәк. Бу эшләргә 1,95 млрд сум акча каралган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Безнең ишек алды” программасы буенча быел районыбызда 21 ишек алды үз йөзен яхшыртачак.
Нет комментариев