Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Энже бөртекләре” туган телебезне өйрәнә

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда татар теле буенча «Могҗизалар кыры» уены узды.

“Энже бөртекләре” исемле түгәрәккә йөрүче кызлар туган телебезне әнә шундый төрле уеннар аша тагын да ныграк өйрәнәләр. “Могҗизалар кыры”нда алар классигыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен искә төшерделәр, “Туган тел” жырын башкардылар. Уенда сорауларга саф татар телендә жавап бирделәр.

“Түгәрәк әле быел гына оешты. Анда туган телебез, аның мәдәни мирасы белән кызыксынучы балалар йөри, – ди “Энже бөртекләре” җитәкчесе Гөлфия Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев