22 майда районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.
Элеккедән килгән традиция буенча, башта һәр мәктәптә тантаналы чаралар узды. Быел унберенче сыйныфны районда 270 укучы тәмамлый. Иң күп чыгарылыш 5 нче урта мәктәптә – 33 укучы. Биредә аларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев тәбрикләде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 4 нче лицейда узган бәйрәмдә катнашты.
Аннан соң район һәм шәһәр мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары федераль программа буенча төзекләндерелгән Сөембикә урамы буйлап атлап, Татарстан мәйданындагы фонтанга җыйналдылар.
– Еллар узгач та, белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызны онытмагыз. Югары уй-хыяллар белән янып яшәгез. Безгә яшь белгечләр кирәк, һөнәр алгач, районга рәхим итегез! Киләчәк сезнең кулларда, өметләребезне акларыгызга ышанабыз, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин укучыларга хәер-фатихасын бирде, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.
Чыгарылыш сыйныфлары Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр дә салдылар.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев