Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларның президент түләүләрен рәсмиләштерү өчен ике атнадан да азрак вакыт калды

16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә акчалата түләү алырга гариза язу өчен бер атнадан артык вакыт калып бара.

Уналты яше тулмаган балалары булган, моңа кадәр коронавируслы хәлгә бәйле рәвештә бирелүче акчалата түләүне алырга мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр гаризаны 30 сентябрьгә кадәр яза алалар. Бу хакта Азнакай Пенсия фонды хәбәр итә.

Пенсия фонды 3 яшькә кадәрге балаларга бишәр мең сум акчаны апрель аеннан башлап түләде, 1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 10ар мең сум акча бирелә.

Болардан тыш, Президентның 23 июнь указы нигезендә 16 яше тулмаган балалрның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекун һәм попечительләргә һәр балага 10 мең сум күләмендә өстәмә акчалата ярдәм күрсәтелде. Әлеге түләүнең үзенчәлеге – бу акча автомат рәвештә, айлык яисә бер тапкыр бирелә торган түләүгә кабул ителгән мөрәҗәгать мәгълүматларына таянып бирелде.

Тулырак мәгълүмат алу яисә кабул ителүгә алдан язылып кую өчен 7-01-80 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында 3 яше тулмаган һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга акчалата түләүләр тәртибен аңлатучы мәгълүматлар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев