Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны ишек алларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышырга чакырабыз

Проект-схемалар буенча халыкның комментарийлары 12 апрельгә кадәр кабул ителә.

Былтыр республикабызда "Безнең ишек алды" программасы старт алган иде. Аның буенча шәһәребез ишек алларында халык белән очрашулар һәм үзләре яшәгән ишек алларын төзекләндерү буенча фикер алышулар узды.

Программага  2014 елга кадәр төзелгән һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл министрлыгы программасы буенча ремонт үткәрелмәгән йортларның ишек аллары керә.

Татарстанда бу проектлар буенча онлайн  фикер алышулар башланды. Беренче проект-схемалар dvor.tatar сайтында басылып чыкты. Кешеләр анда үз фикерләрен белдерә алалар. Үз изоляция шартларында тәкъдимнәр әлеге порталда һәм 8 800 27 5 2020 кайнар линия телефоны буенча кабул ителә.

10 апрельгә барлык муниципалитетлардагы ишек аллары схемасы куелачак. Азнакайлылар да анда үз ишек аллары буенча фикер - тәкъдимнәрен җиткерә алалар. Бу схемаларны йортлар буенча җаваплы кешеләр расланган иде. Аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен бөтен халыкның да фикерен белү мөһим. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та шул хакта әйтте.

План-схема буенча халыкның комментарийлары 12 апрельгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев