Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларга эш эзләү алымнары күп

2015 елдан илебездә “Работа в России” илкүләм вакансияләр базасы системасы эшләп килә.

Әлеге порталда төрле төбәктә нинди эш урыннары булуы күрсәтелгән. Әйтик, эшне төре, җирлеге, хезмәт хакы һәм башка кызыксындырган яклар буенча да эзләргә була. Әлеге портал эш эзләүчеләргә аны табуда ярдәм итү булып торса, эш бирүчеләргә кадрлар туплауда отышлы. Сервистан файдалануның бушлай икәнен дә әйтергә кирәк.

“Найти работу” бүлегендә, мәсәлән, нәкъ менә эш бирүчеләрдән алынган вакансияләр чагыла, бүгенге көндә аларның саны 57 меңнән артып китә, арада яшәү урыны да тәкъдим иткән эш бирүчеләр бар. Татарстанлылар да бу порталдан нәтиҗәле файдалана.

Азнакайлыларны шулай ук инвалидлар өчен, зур тәҗрибәгә ия белгечләр өчен, стажировка һәм практика белән бәйле, ягъни яшьләр өчен бүлекләр дә кызыксындырыр, дип уйлыйбыз.

Вакансияләр хакында үзебездәге Азнакай мәшгульлек үзәгеннән дә мәгълүматлар алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев