Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар янгын сүндерү-коткару спортында да сынатмыйлар

Әлмәттә янгын сүндерү-коткару спорты буенча егет-кызлар арасында ярышлар узды. Анда 14 янгын сүндерү частеннан 40 кеше чыгыш ясады.

Азнакайдан әлеге ярышларда Динар Гыйльметдинов (Азнакай политехника техникумы студенты), Ислам Закиров (7 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы),   Рияз Шәймөхәммәтов (3 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы), Риана Шәрәфетдинова (4 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы), Полина Гилленберг (2 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы) яклап, 12 нче янгын сүндерү бүлеге өчен чыгыш ясадылар һәм команда беренчелегендә бишенче урынга лаек булдылар. Шәхси беренчелектә  штурмлау баскычы белән өйрәнү бинасының икенче катына менүдә һәм каршылыклар белән 100 метр араны үтүдә өченче булды.

Полина Гилленберг үз яшендәгеләр арасында штурмлау баскычы белән менүдә өченче урынга ия булды.

Спортчылар медальләр һәм Мактау хатлары белән бүләкләнделәр.

Луиза Мәрданшина, 12 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев