Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар табигый газга күчәләр (ФОТО)

​​​​​​​Татарстанда 2013-2023 елларга газомотор ягулык базарын үстерү программасы тормышка ашырыла.

Аның нигезендә, хөкүмәт әлеге программада катнашучыларның чыгымнарын 30 процентка кадәр каплый. Транспортны табигый газга күчерү бер яктан – экологияне саклау, икенче яктан – экономия максатларында эшләнә.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов белдерүенчә, бюджет оешмалары, авыл җирлекләре, җәмәгатьчелек транспортлары инде метанга көйләнгән һәм алар моның файдасын күрәләр.

24 октябрьдә авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында әлеге мәсьәләгә багышланган киңәшмәдә программаның өстенлекләре һәм метанга күчү ысуллары хакында сүз барды.

Быел Татарстанда 1 000 автомобильне газомотор ягулыкка күчерергә планлаштыралар.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Россиядә табигый газ запаслары зур булуга карамастан, ул газомотор ягулык кулланучы илләр арасында бары тик 14 нче урында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев