Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар сезнең белән

Пермь өлкәсенә эшкә киткән җирдән фаҗигага тарыган нефтьче ир-егетләребез – Эдуард Васиков, Ирек Гәрәйшин, Илнур Сәгъдиевның аянычлы, үкенечле үлеме бөтен районны тетрәндерде.

Аларның гаиләләре, якыннарына килгән кайгыны азнакайлыларның күбесе үзенекедәй кабул итте. Бу фаҗигадә исән калган Булат Сәлаховның әнисе һәм якыннарына юату сүзләре юлладылар, ышаныч өстәргә тырыштылар.

Тетрәндергеч бу вакыйга 21 гыйнвар көнне була. Төнлә белән яңа объектка күчкән нефтьчеләр бик нык арып, йокларга ята. Вагонны җылытырга тиеш булган генераторның төтене кереп торып, алар йоклаган мәлдә шул истән агулана.

Хезмәттәшләре, дуслары Эдуард, Ирек, Илнурның бар яклап булган, эштә тырыш, тынгысыз, шулай ук яхшы, ышанычлы дус, чын ир-егетләр булуларын әйтәләр. Алардан шактый яшь булса да, Булат та остазлары белән бик тиз уртак тел тапкан, эштән соңгы вакытларын да алар бергәләшеп, ярдәмләшеп үткәргән.

Вахтовик ир-егетләрнең гаиләләре, балалары ятим калды. Барыбыз да аларның ачы кайгысын уртаклашабыз, якыннарына сабырлык, рухи көч телибез.

23 яшьлек Булатның сихәтләнеп, Азнакайга кайтуын көтеп калабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев