Илебездә санлы телевидениегә күчүнең соңгы–дүртенче этабы төгәлләнде.
Бүгеннән барлык территорияләрдә элеккеге формат – аналог телевидение тапшырулары бетерелә. Санлы телевидениене DVB-T2 форматындагы телевизорлы кешеләр болай да карый иде инде, ә менә иске телевизор ияләренә махсус приставка алырга кирәк иде. Аз керемле гаиләләргә монда хөкүмәт ярдәме дә оештырылды. Райондашларыбызның барысы да санлы телевидениегә күчеп беткәндер, дип ышанабыз.
.jpg)
Нет комментариев