Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Әнәс Исхаковны искә алдылар

Элекке район башлыгы, Азнакай районының Мактаулы гражданины Әнәс Исхаковның арабыздан китүенә бер ел тулды. Шул уңайдан татар зиратында аны зурлап искә алдылар.

Азнакайда тагын бер күркәм традициягә нигез салынып килә. Узган атнада Социалистик Хезмәт Герое Газифә Хәсәншина истәлегенә шундый чара үткән иде.

– Әнәс Гатуфович Азнакай тарихында үзенең күркәм эш-гамәлләре белән тирән эз калдырган шәхес. Җитәкчеклек иткән чорында район республикада авыл хуҗалыгы буенча алдынгылар сафында барды, бик күп социаль объектлар калыкты, авылларга асфальт юллар түшәлде, газ үткәрелде. Төркиянең Тарсус шәһәре белән дуслык күпере салынды. Аны халык ярата, хөрмәт итә, һәрчак юксынып искә алабыз, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Шулкадәр зур һәм җаваплы вазифа өстенә Әнәс Исхаков әле иҗат итәргә дә вакыт тапты. Аның күп кенә шигырьләренә көйләр язылды, алар арасында туган ягыбызның гимнына әверелгән Азнакай турында җыры да бар.

Искә алу кичәсендә Әнәс Исхаковның шигырьләре яңгырады, аның белән бер чорда эшләүчеләр якты хәтирәләрен яңарттылар. Тормыш иптәше Әкълимә ханым барлык якын итеп килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

– Ул һәрвакыт Азнакай өчен, аның халкы өчен янып, соңгы сулышына кадәр Азнакайга тугры булып яшәде. Әле бик күп эшләр башкарырга хыялланган иде. Аның эшләрен бүгенге район җитәкчеләре дәвам итә, – диде.

Чарада катнашучылар Әнәс Гатуф улы Исхаков рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев