Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

 Азнакайлылар,  нервларыгызны саклагыз, ешрак көлегез!

Тынгысыз чорда яшибез.

Заманча актив тормыш, рухи киеренкелек, даими акыл эшчәнлеге, күпсанлы һәм күптөрле мәгълуматлар нерв ситемасына җитди авырлык өсти. Психик сәламәтлек-ул төрле дулкынланулар, борчылулар, тискәре тәэсир белән көрәшкә сарыф ителүче капитал. Психиканы какшатучы факторлар шактый. Әйтик, эчүчелек, тарту, режимсыз яшәү... Болар барсы да йокы, ял һәм эшкә сәләтлеккә начар йогынты ясый.

Нерв системасын ничек ныгытырга соң? Әйдәгез, табиб-психолог киңәшләрен барлап алыйк. 

Иң беренче чиратта акыл һәм физик эшчәнлекне дөрес көйләргә, ягъни аларның бер-берсен алыштырырга кирәк. Саф һавада күбрәк булырга тырышыгыз. Эш урынында тынычлык, көйлелек булмау да психиканы таушата. Ә инде гаиләдәге гауга-борчылуларны әйтәсе дә юк. Ә бит югыйсә барсы да үзебездән тора. Бары тик бер-береңә хөрмәт һәм аңлаша белү генә кирәк.

Кешенең нерв һәм психик сәламәтлеге ныклы булганда гына ул рәхәт яши, уңышларга һәм теләгәненә ирешә ала. Шуннан чыгып, берничә киңәш биреп китәсе килә:

-нинди дә булса проблема килеп туганда аны якыннарыгыз белән уртаклашырга ашыгыгыз;

-борчылып алгансыз икән, урамга-саф һавада йөрергә чыгыгыз;

-әйбәт йоклау-ныклы сәламәтлек дигән сүз;

- күңелегезгә рәхәт алырга тырышыгыз-күбрәк аралашыгыз, кино, концертларга йөрегез;

-әгәр үзегезне ялгыз дип хис итсәгез, эт, песи кебек дүр аяклы дуслар алыгыз, алар турында кайгырту шулай ук җанга дәва бирә торган игелекле гамәл.

Ә иң мөһиме-ешрак көлегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев