Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар космонавтлар белән элемтәгә чыктылар

Азнакай яшьләр коллектив радиостанциясендә шөгыльләнүчеләр Халыкара космик станция экипажы белән элемтәгә чыктылар.  

Россия космонавты Сергей Кудь-Сверчков һәм экипаж командиры, якташыбыз - Бөгелмә егете Сергей Рыжиков укучылар һәм өлкәннәрне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап биреп, космонавтлар тормышы турында сөйләделәр. 

– Мондый аралашуны тагын 7 май – Радио көнендә уздырырга уйлыйбыз. Анда катнашырга теләүчеләрдән инде сораулар да килә башлады, – ди Азнакай яшьләр коллектив радиостанциясе җитәкчесе Ринат Вәлиев.

Космонавтлар белән аралашу чарасына 4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова чакыруы буенча Монолитта яшәүчеләр дә килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев