Мәгълүм булганча, 1 октябрьдән көзге хәрби чакырылыш старт алды.
Районыбызда да чакырылыш комиссиясе эшчәнлеген дәвам итә.
Райондашларыбызга шуны җиткерәбез: 1 октябрьдән Казан гарнизоны хәрби прокуратурасында консультацион-хокукый пункт эшли башлады. Ул Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 17 йортта урнашкан.
Әлбәттә, сорауларыгыз белән районның хәрби чакырылыш комиссиясенә дә мөрәҗәгать итәргә була. Призывникларның әти-әниләре, якыннары аның утырышларында да катнаша ала.
Нет комментариев