Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар өчен ел югалтулар да алып килде

Күсе елы районыбыз өчен югалтулар елы да булды.

Мөгаен, аның иң тетрәндергәне һәм аянычлысы - Төркиянең Аланья шәһәрендә диңгездә сәяхәт вакытында катер батып, Азнакай шәһәренең мөмкинлеге чикле балалар мәктәбе директоры Данияр Мөхитовның һәлак булуы турында хәбәр булгандыр.

Данияр Мөхитов Төркиягә ялга тормыш иптәше белән киткән. 3 ноябрь көнне Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьләр тирәсендә бортында 32 туристы булган катер Аланья кирмәне янындагы култыкта су асты кыяларына бәрелеп бата. Пассажирлар оператив рәвештә якындагы сайлыкка төшереләләр. Эзләү-коткару эшләре барышында баткан катерның трюмында 1983 елда туган Россия гражданинының гәүдәсе табыла.

Кызганычка каршы, ул үзебезнең Азнакай егете Данияр Мөхитов булып чыга. Данияр трюмнан хатынына, аннан берничә балага чыгарга ярдәм итә, ә үзе өлгерми кала.

Татарстанның Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, якташыбыз Альберт Ялышев, республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән аның гәүдәсен туган җиренә кайтару буенча тиешле чаралар күрелде һәм 7 ноябрьдә Данияр Җәмил улы Мөхитовны райондашлар хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Ул әтисе яткан Татшуган авылы зиратында җирләнде.

Данияр Мөхитовны коллегалары бары тик яхшы яктан искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев